Мәҗбүри пенсия иминияте системасындгы аерым шәхси счетның иминият номерын (СНИЛС) рәсмиләштерү

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Мәҗбүри пенсия иминияте системасындгы аерым шәхси счетның иминият номеры (СНИЛС)  балага ата-ана мөрәҗәгатеннән башка Пенсия фонды тарафыннан рәсмиләштерелә. Яңа туган баланы теркәлгәннән соң ЗАГС органнарында мәгълүматлар автомат рәвештә Пенсия фондына тапшырыла. Фонд белгечләре СНИЛСны балага мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерә һәм дәүләт хезмәтләре порталында әниләрнең шәхси кабинетына хәбәр җибәрә.

«СНИЛС турында мәгълүмат әнигә дәүләт хезмәтләре порталында шәхси профильдә күрсәтелгән анкета мәгълүматлары Россия Пенсия фондына ЗАГС органнарыннан килгән белешмәләр белән туры килү шарты белән килә. Шуңа күрә хатын-кызга фамилиясен алмаштырганда бу мәгълүматны порталда да яңартырга киңәш ителә. Югыйсә, баланың СНИЛСы аның шәхси кабинетында чагылмаска. Әнинең дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүе юк икән, РПФ яки КФҮ клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итеп балага СНИЛС алырга мөмкин. Балаларны кабул иткән гаиләләр өчен СНИЛСның элеккеге гариза бирү тәртибе дә саклана, чөнки кирәкле мәгълүматны уллыкка алучылар үзләре генә тапшыра ала.

СНИЛСны электрон рәвештә яки теләгәндә гади кәгазьдә бастырырга  сакларга мөмкин. Шул ук вакытта элек бирелгән иминият таныклыклары гамәлдә булып кала

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International