Турай авыл китапханәсе Татарстан Республикасы көненә багышланган “Татарстан - минем Республикам” дигән мәгълүмат сәгате уздырды.
Балалар Татарстан Республикасы дәүләтчелегенең барлыкка килү тарихы, аның символлары, күпмилләтле мәдәниятләре һәм республикабызда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, төбәгебезне үз хезмәтләре белән данлаучы һәйкәлләр һәм кешеләр белән таныштылар. «Татарстан - минем туган ягым» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, күзәтү үткәрелде.