Тихоново авыл китапханәсе «Книжка на ладошке-2022» халыкара акциясендә катнашты. Акция Самара шәһәренең «Балалар китапханәләренең үзәкләштерелгән системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан оештыра.
Акциянең максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балаларны заманча балалар әдәбиятына җәлеп итү. Үсә төшкәч, бала үзе үк китаплар белән кызыксына башлый һәм аларны яратып, даими укучыга әйләнә. Укыганда, балалар белем дәрәҗәсен киңәйтәләр, үз фикерләрен дөрес итеп аңлатырга өйрәнәләр, күп кенә сорауларга җаваплар табалар, белем алалар. Китап яшь китап укучының юлдашына әйләнә, аның белән тормыш буйлап атлый. Яшь китап укучылар өчен бергәләп Вера Хәмидуллина, Борис Вайнерның искиткеч китапларын, В. Осееваның «Добрая хозяюшка», «Синие листья» хикәяләрен укыдылар. Барлык балалар да уңай хис-кичерешләр алды.