Әлфия Когогина мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Татарстанда мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында, “Бердәм Россия” партиясе рәисе Д.А.Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе мәйданчыгында, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина республика халкын кабул итте.

"Партиянең бик яхшы традициясе – гражданнарны тематик кабул итү. Бу юлы, яңа уку елы алдыннан, партия рәисе Д.А. Медведевның иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә миңа Чаллы, Тукай һәм Актаныш районнары халкы мөрәҗәгать итте. Якташларымның сораулары мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау, яңа мәктәпләр төзү, аларны җиһазлау һәм белем бирү процессының сыйфаты өлкәсендә. Тулаем алганда, барлык мөрәҗәгать итүчеләр республикада белем бирү сыйфатын күтәрү өчен күп эш эшләнүен белдерәләр", - дип шәрехләде Когогина.

Мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы 29 августтан 2 сентябрьгә кадәр уза. Республика халкын кабул итү партиянең төбәк һәм җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International