30 август көнне Иске Гришкин авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен «Минем Татарстаным» дип исемләнгән танып-белү-уен сәгате үткәрде.
Викторинада катнашучылар «Татарстанның мавыктыргыч урыннары буенча» йөреп чыктылар, асфальтта чәк-чәк, өчпочмак, лалә чәчәкләре һәм башкалар ясадылар. Күңелле конкурсларда актив катнаштылар һәм, әлбәттә инде, һәркемнең кәефе күтәренке иде.