Флаг ясау буенча мастер-класс

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

30 августта Татарстанда Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә. Бу көнне Турай мәдәният йортында флаг ясау буенча мастер-класс узды.

Татарстан флагын ике гади техникада: гофрлы кәгазьдән зур мозаика һәм гади кәгазьдән вак мозаика ысулы белән ясадылар.  Чарага килгән балалар зур теләк  белән эшкә тотындылар, ә ясаган флагларын үзләре белән алып китәләр.

Очрашуда катнашучыларның барысы да яшьтәшләре белән аралашудан уңай хис-кичерешләр алды, ә кайберләре үз гомерләрендә беренче тапкыр үз куллары белән эшләнмәләр ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International