Песәй авыл китапханәсе "Книжка на ладошке" халыкара акциясенә кушылды. Балалар бакчасы балалары өчен (тәрбияче Хәсәнянова Г.М.), акция кысаларында, "Төрле төстәге планетада " дигән әдәби укулар уздырылды.
Китапханәче Рузалия Яраханова балаларны язучы Вера Хәмидуллинаның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды һәм "Соры мәче", "Сабын күбекләре" дигән китапларыннан өзекләр укыды.