Джингликларның мавыктыргыч илендә

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Балалар китапханәсе «Книжка на ладошке» халыкара акциясенә кушылды һәм «Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләрне Россия язучысы Олег Рой һәм аның «Джинглики» дигән китаплар сериясе белән танышырга чакырды.

Олег Рой Магнитогорск шәһәрендә туган. Белеме буенча ул укытучы, берничә ел мәктәп директоры булып эшләгән, 10 елга якын Швейцариядә яшәгән, шунда китаплар яза башлаган. Джингликлар - ул әледән-әле сәер хәлләргә эләккән кечкенә генә кызыклы җан ияләре. Джингликлар  илендә мәңгелек җәй хөкем сөрә, һәм матур чәчәкләр үсә. Матур итеп бизәлгән  китап белән очрашу чын бәйрәм бүләк итә. Китапта язылганнар катлаулы хәлләрдән чыгарга, үз гамәлләре өчен җавап бирергә, дусларга ярдәм итәргә һәм кыенлыклардан курыкмаска өйрәтә. Баш китапханәче Казакова  Л.М. балаларны әлеге китаплар сериясе геройлары белән таныштырды,   Очрашу джингликлар турындагы мультфильм карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International