Үләннәрдән келәмнәр әзерләү буенча мастер-класс

2022 елның 2 сентябре, җомга

Беренче тапкыр Тойгуҗада үләннәрдән келәмнәр ясау буенча мастер-класс узды!

Татарстан Республикасы көне уңаеннан  Менделеевск районының Татар Әхтиялы авылы клубы директоры Алсу Минирахманова мастер-класс белән килде, анда балалар да, өлкәннәр дә катнашты! Барысына да бик кызык иде! Кемдер үзе өчен, кемдер бүләк өчен ясады. Ә аннары Тойгуҗа мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара "Менделеевск районының дәвалау үләннәре" дигән викторина үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International