1 сентябрь-белем көне! Бу көнне балалар китапханәсе «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» исемле мәдәни-мәгариф проекты кысаларында 3 нче номерлы мәктәпнең 2 «Г» укучылары һәм аларның әти-әниләре.өчен ( сыйныф җитәкчесе - Кираметдинова А.Х.) «Мәдәни учреждениеләр дөньясында» дигән дәрес үткәрде.
Баш китапханәче Казакова Л.М. һәр укучының мәктәптә генә түгел, ә мәдәни белем дә ала алуы турында сөйләде. Ә моның өчен мәдәни чараларга һәм мәдәният йортларына барырга кирәк. Укучылар безнең шәһәрдә һәм Казанда нинди мәдәният учреждениеләре барлыгын белделәр. Шулай ук китапханәче музейларга, кинотеатрларга, китапханәләргә, театрларга, концерт залларына, күргәзмәләргә йөргәндә без мәдәни яктан гына түгел, рухи яктан да баетылган кешеләр булуыбызны искә төшерде.