Менделеевскида "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проекты ярдәмендә Интернационалистлар бульварын үзгәртеп корулар төгәлләнеп килә

2022 елның 2 сентябре, җомга

Бүген Менделеевск командасы подряд оешмалары вәкилләре белән берлектә Интернационалистлар бульварын карадылар. Җәмәгать мәйданын яңарту «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты составына керүче «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасы ярдәмендә мөмкин булды.

Баш архитектор Илья Игин белән бергә бульварның ландшафт дизайны мәсьәләләре каралды. Биредә миләш, чыршы, шомырт, төрле куаклар утырту планлаштырыла.
 
 Подрядчы сүзләренчә, киләсе атнада су үткәргечләргә рәшәткә кую башланачак.
 
 Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бульвар Химиклар урамына параллель урнашкан, Юбилейная ур., 4, һәм 7 нче гомуми белем бирү мәктәбенә кадәр сузыла.
 
 Бульварда инде төрле кече архитектура формалары: эскәмияләр, урналар, урам сәүдәсе өчен павильоннар бар. Шулай ук бульвар буйлап велосипед юлы уза һәм заманча яктырту үткәрелде.

«Торак һәм шәһәр мохите» -  шәһәр мохитенең уңайлылыгын күтәрү өчен уңайлы булган һәм урта керемле гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен төзелгән илкүләм проект. Бу 2019 елдан башлап Россиядә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган 12 илкүләм проектның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International