2 сентябрьдә балалар китапханәсендә 1нче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары (укытучы Мөхәммәдиева Т.В.) булдылар. Китапханәче Галиуллина Л. Г. балаларны яңа уку елы белән котлады һәм алар өчен «Сәламәт булырга теләсәң» дигән танып – белү сәгате үткәрде.
Башта беренче сыйныф укучылары зарядка ясадылар, аннары табышмаклар һәм кроссвордларны бик рәхәтләнеп чиштеләр. Нәтиҗәдә, «сәламәтлек» ның төп сүзе чишелде. Сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре дә игътибарсыз калмады: чисталыкны саклау, көн режимы, дөрес ашау һәм спорт белән шөгыльләнү. Шунысы куанычлы, балалар материалны яхшы белә, күпләр спорт түгәрәкләренә йөри һәм ачык һавада мөмкин кадәр күбрәк йөрергә тырыша. Барысы да үз сәламәтлегеңне һичшиксез сакларга һәм ныгытырга кирәк дигән фикергә килде.