Тойгуҗа авыл китапханәсендә, террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан, "Террорчылыктан башка киләчәк" дигән мәгълүмати әңгәмә узды.
Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Россиядә бу истәлекле дата 2005 елда "Россиянең хәрби дан көннәре турында" гы Федераль закон белән билгеләнде һәм Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Ул вакытта сугышсылар шәһәрнең бер мәктәбен яулап алдылар. Теракт нәтиҗәсендә 1 нче мәктәптә өч йөздән артык кеше үлде, алар арасында 150 дән артык бала. Әңгәмә барышында китапханәче террорчылык һәм аның нәтиҗәләре, террорчылыкнын авыр җинаять булуы турында сөйләде. Балалар “Террорчылык“ сүзе төшенчәсен белделәр. Террорчыларның көч куллану ярдәмендә үз максатына ирешергә омтылучы оешкан кешеләр төркеме булуын ачыкладылар. Шулай ук китапханәче балаларны теракт шартларында калганда төп кагыйдәләр белән таныштырды. Чара ахырында китапханәче яңа әдәбиятка күзәтү үткәрде, һәр вәзгыятьтә сак һәм уяу булу өчен "Террорга каршы белешмәлек" таратты.