Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә аерым дата - террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу дата 2004 елның 1 сентябреннән 3 сентябренә кадәр Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән аерылгысыз бәйләнгән. Бу көнне россиялеләр террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләрне ачынып искә төшерә. Камай мәктәбендә шушы фаҗигале вакыйга уңаеннан “Фаҗига исеме - Беслан” дигән исем астында хәтер сәгате үткәрде, анда балалар әлеге куркыныч көннәрдәге вакыйгалар белән таныштылар.
Алар "террорчы", "теракт", "террорчылык" кебек төшенчәләрне белделәр һәм террорчыны ачыклау өчен нәрсәгә игътибар итәргә һәм шикле хуҗасыз предметларны ачыклаганда ничек эш итәргә кирәклеген белделәр. Чара азагында террорчылык актларында һәлак булучыларның барысын да бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм шунда булган һәркем "Без террорга каршы" белешмәсен алды. Кешеләр бу кара даталарны онытырга тиеш түгел һәм шундый хәл кабатланмасын өчен, барысын да эшләргә тиеш.