2022 елның 3 сентябрендә, террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне кысаларында, бөтен Россия буйлап "Яшәү тамчысы" акциясе уза
Бу истәлекле дата 1-3 сентябрьдә булган Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Сәйтәк авыл клубы Бәзәкә мәктәбе белән берлектә "Яшәү тамчысы" Бөтенроссия акциясендә катнашты. Катнашучылар, безнең белән булмаган кешеләр белән символик рәвештә, су тамчылары белән бүлештеләр. "Бу фаҗига кабатланмаска тиеш" дигән тарих сәгатен уздырды.