Күп гасырларга бөек бүләк

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Тойгуҗа авыл китапханәсендә рус язучысы, прозаик, драматург А.К.Толстойның тууына 205 ел тулуга багышланган “Күп гасырларга бөек бүләк” дигән шигъри сәгать узды.

Чара барышында китапханәче укучыларны язучының иҗаты белән таныштырды, А.К.Толстойның хикәяләр, шигырьләр иҗат итүе, романнар һәм пьесалар язуы турында сөйләде. Чара ахырында балалар үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар, һәм барысына да кызыклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International