Менделеевск районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Раушан Иштанова җавап бирә

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

​«Минем тормыш иптәшем үлде, аның пенсия күләме минекеннән зуррак иде. Мин аның пенсиясенә күчә аламмы?»

- Закон нигезендә, картлык буенча иминият пенсиясе күләме югарырак булган очракта, хатыны/ире аңа үз урынына дәгъва кыла ала. Ләкин истә тотарга кирәк булган кайбер нюанслар бар.

Әгәр ул пенсия яшенә җиткән (күчмә нигезләмәләрне исәпкә алып) яки инвалид булып танылган (башкача әйткәндә, эшкә сәләтсез), туендыручыны югалту уңаеннан иминият пенсиясенә күчү хокукына ия.

Тик мондый күчү һәрвакытта да отышлы түгел, шуны истә тотарга кирәк: туендыручыны югалту очрагы буенча иминият пенсиясенә беркетелгән түләү картлык буенча пенсиягә караганда 50% ка кимрәк. Шуңа күрә тол калган  ир (хатын) иренең (хатынының) булган күләмендә пенсиясен алачак; хатынының пенсиягә күчкәндә махсус өстәмә түләүләр (билгеләнгән түләүне арттыру) тиеш түгел, төньяк яки авыл стажы өчен, шулай ук 80 яшькә җиткәч  тә пенсия  арттырылмый

Моннан тыш, туендыручыны югалту уңаеннан иминият пенсиясен билгеләү өчен үлгән кешенең вафат булу датасына аның карамагында булу яки акча чыганагын югалту факты кирәк.

Эшләүче тол калган пенсионерлар туендыручыны югалту уңаеннан пенсияне билгеләү хокукына ия булмаячак.

Гражданин теләсә кайсы вакытта үз сайлавын үзгәртә һәм яңадан картлык буенча иминият пенсиясенә күчә ала. Моның өчен Пенсия фондына гариза бирергә кирәк, пенсия мөрәҗәгать итү көненнән үк билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International