Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында күчемсез милек объектлары һәм күчемсез милек милекчеләре турында белешмәләр бар. Бу мәгълүматларда хаталар бар. Иң еш очрый торганнары-реестр һәм техник хаталар. Аларның нинди аермасы бар һәм аларны төзәтер өчен нинди чаралар күрергә кирәк, безнең күрсәтмәләрне укыгыз.
Реестр хатасы-чик планында, техник планда, территориянең карта-планында яки тикшерү актында чагылыш тапкан, кадастр эшләрен башкарган зат җибәргән хата нәтиҗәсендә барлыкка килгән, яисә бүтән затлар һәм (яки) органнарның хокукларны теркәү органнарына мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибендә җибәрелгән яки тапшырылган документларда булган хата. Реестр хатасы кадастр инженеры тарафыннан җир участогын межалаганда яки бина мәйданын билгеләгәндә ясалырга мөмкин, шуның нәтиҗәсендә җир кишәрлеге чикләре башка җир участогы чикләре белән туры килергә мөмкин, ә бина мәйданы фактик мәйданга туры килми.
Техник хата (язудагы хата, басмадагы хата, грамматик яки арифметик хата) – дәүләт кадастр исәбен алып барганда һәм (яки) хокукларны дәүләт теркәвенә алганда җибәрелгән хата һәм күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрындагы белешмәләргә, алар нигезендә күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертелгән документлардагы белешмәләргә туры килмәүгә китерә.
Хаталарны ничек төзәтергә
Нинди хата җибәрелгәнен белү өчен, күчемсез милек объекты турында документлардагы мәгълүматны күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан алынган күчермәдәге белешмәләр белән чагыштырырга кирәк. Әгәр алар төрле булса, сезгә техник хатаны төзәтергә кирәк.
Кайчагында, үткәрелгән кадастр эшләре нәтиҗәсендә, күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында җир участогы факттагы урыныннан күчкән була. Бу хата җир участогы координаталарын дөрес билгеләмәү, кадастр инженеры искергән җиһазлар кулланып дөрес билгеләмәү яки урынга бармыйча гына координаталар кертү сәбәпле килеп чыга, бу исә җир мәйданының чын үлчәмен үзгәртүгә китерә. Бу очракта ул реестр хатасы булып саналачак.
Техник хатаны төзәтү бик җиңел. Моның өчен хокукларны теркәү органына тиешле гариза бирергә кирәк. Хокукларны теркәү органы шулай ук хатаны үзе ачыкласа төзәтә ала.
Реестр хатасы катлаулырак төзәтелә. Әүвәл документлардагы хатаны төзәтергә һәм шуннан соң гына күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында төзәтергә туры киләчәк.
Хата дәүләт регистраторы тарафыннан төзәтеләчәк, әгәр хатаның булуын раслаучы документлар һәм аны төзәтү өчен кирәкле мәгълүматлар булса, яки законлы көченә кергән суд карары булса. Шуңа күрә сезгә кирәк булачак:
1. Әүвәл кадастр инженерына, дәүләт органнарына (җирле үзидарә органнарына), техник исәпкә алуны гамәлгә ашыручы органга (БТИ) яки документларда хата җибәргән башка затка мөрәҗәгать итеп, хатаны төзәтергә; я аны беренче ысул белән төзәтеп булмый икән, судка җибәрергә.
2. шуннан соң Росреестрга хокукларны теркәү һәм гариза бирү һәм аңа төзәтелгән документларны беркетү зарур.
Реестр хатасы хокукларны теркәү органы тарафыннан тиешле гариза һәм документлар кергәннән соң 5 эш көне эчендә төзәтелә.
Татарстан Росреестры реестр хатасын җир участогы чикләренең урнашу урыны турындагы белешмәләрдә мөстәкыйль рәвештә генә төзәтә ала.
- комплекслы кадастр эшләре башкару юлы белән.
- хокукларны теркәү органы хатаны ачыклаган очракта.