Дәүләт Думасы беренче укылышта кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан төшереп калдыру тәртибен гадиләштерә торган закон проектын кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: "Новелла кече һәм урта бизнес субъектларын бетерү тәртибен гадиләштерергә тиеш. Гражданлык законнары белән билгеләнгән бетерү процедурасыннан чыгып, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын, эшмәкәрлек эшчәнлеген тәмамлау процессын шактый җиңеләйтеп, катнашучыларны өч ай эчендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан төшереп калдыру мөмкинлеген күздә тотарга тәкъдим ителә.
Закон проекты кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты булган юридик затны гамәлгә куючылар (катнашучылар) карары буенча юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан төшереп калдыру тәртибен гадиләштерүгә юнәлдерелгән.
ФЗ кабул ителгән очракта, 2023 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк.