Россия Пенсия фонды җавап бирә: электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматлар белән ничек танышырга?

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә электрон хезмәт кенәгәләре кертелде. Кәгазь хезмәт кенәгәсен калдырырга теләүчеләргә эш бирүче хезмәт эшчәнлеген бер үк вакытта кәгазьдә дә, электрон рәвештә дә алып бара.

Хәзер гражданнар үзләренең хезмәт эшчәнлеген исәпкә алуны күзәтә алалар. Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматны шәхси кабинетта РФ Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында белергә була.

РПФ сайтында шәхси кабинет аша өземтәгә заказ бирү өчен pfr.gov.ru «Электрон хезмәт кенәгәсе» бүлегендә «Хезмәт эшчәнлеге турында белешмәгә (өземтә) заказ бирү» сервисын кулланырга кирәк. Бу өземтә онлайн режимда формалаштырылачак һәм «Мөрәҗәгатьләр тарихы»нда карарга мөмкин булачак. Моннан тыш, гражданин теләге буенча ул аның электрон почтасына җибәрелә ала.

Дәүләт хезмәтләре порталында «эш һәм мәшгульлек» бүлегенең «хезмәт хокукы» бүлекчәсендә «электрон хезмәт кенәгәсеннән өземтә»гә заказ бирергә була. Бу өземтә Пенсия фонды тарафыннан формалаштырылачак һәм дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка көн дәвамында җибәреләчәк.

Элегрәк мондый өземтәдә 2020 елның 1 гыйнварына кадрлар буенча соңгы чаралар һәм шул көннән башлап булган чаралар турында электрон хезмәт кенәгәсеннән белешмәләр чагылдырылган иде. Хәзер өземтә гражданның 2019 елның 31 декабренә кадәр шәхси счетында исәпкә алынган эш урыннары һәм вакыты турында белешмәләр белән тулыландырылган.

Электрон өземтә pdf форматында формалаша һәм Россия Пенсия фондының квалификацияле көчәйтелгән электрон имзасы белән раслана. Юридик әһәмияте буенча мондый документ кәгазьгә тиң. Документны компьютерда яки мобиль җайланмада сакларга, кирәк булганда электрон почта аша җибәрергә яки бастырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International