Менделеевск районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) пенсияне дәүләти финанслашу программасында катнашучыларның барысын да искәртә, дәүләт икеләтә арттырсын өчен, 25 декабрьгә кадәр тупланма пенсиягә елына кимендә ике мең сум күләмендә түләү кертергә кирәк.
Федераль законнар нигезендә, агымдагы ел ахырына кадәр программа кысаларында түләүләрне күчермәүче яки ике мең сумнан да ким түләү кертүче гражданнар 2021 ел нәтиҗәләре буенча дәүләт финанславына исәп тота алмаячак.
Программа буенча түләүне мөстәкыйль рәвештә кредит оешмасы яки эш бирүче аша башкарырга мөмкин. Программада катнашучылар, кагыйдә буларак, эш бирүче аша шәхси гариза нигезендә хезмәт хакыннан тотып калынган билгеле сумманы түлиләр.
Түләү күләмен яңа гариза белән үзгәртергә мөмкин.
Тупланма счетка кергән акчалар турында һәм счетта исәпкә алынган инвестиция кереме суммасын иминләштерелгән затның Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетында яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең бердәм порталы аша белергә була (www.gosuslugi.ru).