Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр белән “Талантлы син, кеше туганым!” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
Һәр кешенең тормышында авыр минутларын яктыртучы, фән, сәнгать, табигать дөньясына якынайтучы, тормышның мәгънәсен табарга ярдәм итүче мавыгуы була. Кичәдә катнашучылар да үзләренең мавыгулары турында сөйләделәр, казанышлары белән уртаклаштылар, иҗатларын күрсәттеләр. Китапханәче Гөлназ Хафизова талантлы кешеләр тормышыннан кызыклы фактлар китерде, китап күргәзмәсе белән таныштырды. Очрашу, чәй өстәле янында, җылы аралашып, шигырьләр һәм җырлар белән дәвам итте.