15 сентябрь көнне Татар Чаллысы авылы китапханәчесе Шишова Е.Б. балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Бу яфрак кайсы агачтан" дигән мавыктыргыч танып белү чарасы үткәрде.
Балалар көзнең ни өчен "алтын» дип аталуын белделәр, зур игътибар белән көз турында М.Ходяков, Ю. Кропотов, Е. Авдиенко, М. Шварц һәм башкаларның шигырьләрен тыңладылар. Дәрес ахырында балалар көзге картинага үз өлешләрен керттеләр. Алар тырышып миләш тәлгәшләрен буядылар. Табигать белән аралашу балада матурлык хисе тәрбияли. Әгәр дә олылар баланы күк төсенең төрлелегенә, яфракларның матур төсләренә һәм формасына сокланырга, табигатьтә матур тавышларны тыңларга өйрәтсәләр, балада матурлык хисе уяначак, ул әйләнә-тирә дөньяны белеп, матурлыкка сөенәчәк. Тере табигать белән аралашу балага иң матур рәсем китабына караганда да яхшырак тәэсир итә Танылган француз фәлсәфәчесе һәм язучысының "Табигать безгә биргән иң кечкенә ләззәт тә – аңга ирешеп булмый торган сер" дигән сүзләрендә нинди хаклык бар.