Менделеевск районында клиент хезмәте (бүлек хокукларында) хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 31 мартындагы 175 номерлы Указы нигезендә, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү гаиләнең бер әгъзасына уртача җан кереме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләрдәге ата-аналарның берсенә бирелә.
Түләү аз керемле гаиләләргә, түбәндәге шартларны үтәгәндә мохтаҗлыкны исәпкә алып билгеләнә:
- гаиләдә бер кешегә айлык керем җан башына төбәк яшәү минимумыннан артмый;
- гаилә милке күчемле һәм күчемсез милеккә карата таләпләрдән артмый;
- мөрәҗәгать итүче һәм балалар Россия Федерациясендә даими яшәүче РФ гражданнары.
Түләүне сорап ата-аналарның берсе, уллыкка алучы яки опекун мөрәҗәгать итә ала.
Түләү билгеләүдән яки туктатылудан баш тарту өчен түбәндәге очраклар нигез булырга мөмкин:
Мохтаҗлык критерийларына туры килмәү:
• әгәр гаилә мөлкәте күчемсле һәм күчемсез милеккә карата таләпләрдән артып китә икән;
* әгәр түләү рәсмиләштерелә торган бала гариза бирү датасына 8 яшьтән кечерәк яисә 16 яшьтән өлкәнрәк булса;
* әгәр гаиләдә бер кешегә айлык керем күләме җан башына төбәк яшәү минимумы күләменнән югарырак булса.
Ата-ананың берсенә баш тарту өчен сәбәпләр:
• аерылышкан очракта, әгәр суд карары белән бала түләү алмый торган ата-ана белән калганда
• пособие түләнә торган баланы опекага (попечительлеккә)биргән очракта;
* суд тарафыннан пособие алучының эшкә сәләтсезлеген тану очрагында;
* пособие алучы үлгән очракта;
* пособие алучыны эзләү очрагында;
* әгәр гариза бирүче ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән;
* пособие алучыны сак астына алган очракта.
Бу очракларда баланың икенче ата-анасы яки опекуны, түләү өчен яңа гариза биреп, үзләренә пособиене яңадан рәсмиләштерергә тиеш.
Иске гаризаны эшләп бетерергә яки яңасын бирергә кирәк булган очраклар:
* гариза тутырганда хата җибәрелгән булса.
Бу очракта фондның эшләп бетерү өчен гариза кайтаруын көтегез, аңа 5 эш көне бирелә.
• РФнең башка төбәгенә күчкән очракта.
Бу очракта түләүне рәсмиләштерү өчен яңа яшәү урыны буенча яңа гариза бирергә кирәк.
Баш тарту өчен башка сәбәпләр:
• пособие түләнә торган баланы уллыкка алу гамәлдән чыгарылган очракта;
* җайлаштырылган белем бирү программалары буенча укучы инвалид балаларыннан тыш, баланы тулы дәүләт белән тәэмин итүгә урнаштырылган очракта;
* башка законлы вәкиленә түләү билгеләнгән очракта;
• пособие түләнә торган бала үлгән очракта