Менделеевск районында «Автобабай-2022» машина йөртү осталыгына бәйге узды

2022 елның 16 сентябре, җомга

15 сентябрьдә Менделеевск районында «Автобабай-2022» машина йөртү осталыгы бәйгесе узды. Аны Менделеевск районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсенең профилактика бүлеге һәм «Профессионал» өстәмә һөнәри белем бирүнең шәхси белем бирү учреждениесе үткәрде.

Бәйге өлкәннәр көненә багышланды.

Бәйге шартлары буенча сынаулар ике этапта узды. Беренчесендә катнашучылар берникадәр вакытка юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр, икенчесендә автомәктәп автодромында махсус күнегүләр ясадылар.

Ике этап нәтиҗәләре буенча беренче урынны Иванов Николай алды. Ул Менделеевск районыннан Яр Чаллы шәһәрендә узачак зона этабында чыгыш ясаячак.

Соңыннан призлы урыннарны алган катнашучылар кубоклар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Шулай ук бәйгедә катнашучыларның барысын да билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International