Тойгуҗа авыл китапханәсендә искиткеч шагыйрь, язучы-якташыбыз Е.Уткинның тууына 90 ел тулуга багышланган "Туган як җырлары" дигән шигъри сәгать узды.
Чара барышында китапханәче укучыларны язучының иҗаты белән таныштырды. Е. В. Уткин үз чорының шагыйре иде. Шигырьләрендә Бондюг җиренең, хезмәт кешеләренең матурлыгын чагылдырды. Шунысы куанычлы, бу шигырьләр бүгенге көнгә кадәр актуаль, аларны яшь буын укый. Чара ахырында Е.Уткинның туган ягы, чишмәләре, авыл тормышы турында рус һәм туган телләрендә шигырьләре укылды.