Искиткеч ил-китапханә

2022 елның 16 сентябре, җомга

14 сентябрь көнне Песәй авыл китапханәсенә кунакка Песәй урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Фәттахова А.А. белән килде. Китапханәче алар өчен "Искиткеч ил - китапханә" дигән китапханә дәресе - экскурсия үткәрде.

Китапханәче белән бергә балалар китапханә буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Китапханәдә үз-үзеңне тоту, китап белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Аннары китапханәче яшь китап укучыларны кызыклы күргәзмәләр белән таныштырды, күргәзмәләр янында күзәтү ясады, төсле китаплар һәм журналлар белән таныштырды.  "Әкият геройлары турында табышмаклар" викторинасы сорауларына балалар бик теләп җавап бирделәр. Экскурсия барышында балалар китаплар, журналлар белән танышты, өстәл уеннары уйнады.  Чара ахырында китапханәгә язылып, китаплар алдылар. Әлбәттә, китапханәчедән истәлекле бүләкләр һәм тәм-томнар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International