Вафат булган затның пенсия тупланмалары акчаларын түләү гариза буенча бирелә, һәм бу акчаларны алу өчен беренче адым – пенсия тупланмалары акчаларын түләү турында гариза бирү (алга таба-гариза).
Агымдагы елның 8 аенда Татарстан Республикасы Менделеевск районында Пенсия фондының клиентлар хезмәте тарафыннан 19 гариза кабул ителгән.
Иминләштерелгән зат вафат булган вакытта пенсия тупланмалары акчаларын формалаштыру РФ Пенсия фонды аша башкарылса, гаризалар РПФның теләсә кайсы территориаль органына яшәү урынына бәйсез рәвештә бирелә һәм, димәк, пенсия тупланмалары акчаларын түләү РПФ аша башкарыла.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлегендә иминләштерелгән зат үлгәннән соң ярты ел эчендә хокуклы варислардан кергән барлык документлар җыела. Җиденче ай дәвамында хокуклы варисларга НДС түләүдән баш тарту яки түләү турында карар чыгарыла. Түләү карар кабул ителгән айдан соң айның 20 числосыннан да соңга калмыйча башкарыла.
Иминләштерелгән зат вафат булган вакытта пенсия тупланмалары акчалары формалашу дәүләтнеке булмаган пенсия фонды (НПФ) аша башкарылса, гаризалар НПФка варислар тарафыннан бирелә һәм, димәк, НПФ аша башкарыла.
Шуны истә тотарга кирәк: гамәлдәге законнар белән хокуклы варисы буларак үзең турында белдерү вакыты чикләнгән: гариза бирү иминләштерелгән зат үлгәннән соң алты ай эчендә башкарылырга тиеш.
Ләкин, 6 ай вакыт узган булса, ул суд тәртибендә торгызылырга мөмкин.
Россия Пенсия фондының дәүләт хезмәтләреннән һәм сервисларыннан гражданинның шәхси кабинетында сайтта электрон рәвештә файдаланыгыз www.pfr.gov.ru