Әлфия Когогина: торак төзелеше үсешен дәүләт ярдәменең иң мөһим юнәлешләренең берсе дип саныйм

2022 елның 16 сентябре, җомга

Россия Президенты кушуы буенча ташламалы ипотека программаларын субсидияләүгә – 35 млрд сум, гаилә ипотекасына  16,6 млрд сум, Ерак Көнчыгыш ипотекасына  4,6 млрд сум бүлеп бирелгән. Өстәмә финанслау 56,2 млрд сум тәшкил итәчәк.

Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Төзелеш – максималь мультипликатив эффектка ия төп тармакларның берсе. Төрле исәпләүләр буенча, төзелештә бер эш урыны – башка тармакларда 15 яңа эш урыны. Шуңа күрә төзелеш үсешен, беренче чиратта торак, дәүләт ярдәменең иң мөһим юнәлешләренең берсе дип саныйм».

"Татарстанның төзелеш комплексы һәрвакыт лидер булып тора. Узган ел да, быел да 3 миллион квадрат метр торак планлаштырыла. Минем Чаллы шәһәренең бер мандатлы округында гына да – 330 мең квадрат метр. Бу саннар гына түгел. Бу җылы гаилә оясы, балалар көлүе, дуслар белән очрашулар һәм уңайлы кичләр», – дип өстәде Когогина.

"Ташламалы ипотека " программасы буенча  7% ка кадәр еллык ставка белән яңа төзелешләрдә торак сатып алу,  шәхси йорт төзү яки аны төзү өчен җир участогы алуга  кредит алырга мөмкин. «Гаилә ипотекасы» программасы кысаларында елына 6% ка кадәр ташламалы ставка буенча кредитлар 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган баласы булган гаиләләргә торак сатып алу, шәхси йорт төзү яки җир кишәрлеге алу өчен мөмкин.

«Ерак Көнчыгыш ипотекасы» программасы кысаларында торак төзү яки сатып алу өчен ташламалы ставка буенча 2% ка кадәр кредитлар бар. Анда 35 яшькә кадәрге ир белән хатын, 18 яшькәчә бала тәрбияләүче ялгыз ата-аналар, шулай ук «Ерак Көнчыгыш гектары» программасында һәм хезмәт мобильлеге буенча төбәк программаларында катнашучылар, Ерак Көнчыгышта кимендә биш ел эшләгән педагоглар һәм табиблар катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International