Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы территорясендә Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе”ннән 2022 елның 16 сентябре 21.00 сәгатьтән 17 сентябре 8.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү килде
2022 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы һәм Казан территориясендә томан күзәтелә. Томан вакытында күз күреме 500 м һәм аннан да кимрәк.
Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе киңәш итә:
Томан вакытында
Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентлашуны югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында автомобильдә хәрәкәт иткәндә кискен үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә, шуңа да гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.
Кискен туктап калмаска, ә туктарга кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.