Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ннән 2022 елның 18 сентябре 18.00 сәгатьтән 19 сентябре 18.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында кисәтү килде
2022 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- яшенле яңгыр (Казанда иртән һәм көндез);
- көньяктан секундына 15-20 м тизлектә көчле җил (Казанда иртән һәм көндез);.
- төнлә һәм иртән томан, күз күреме 500 м һәм аннан да азрак.
Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе киңәш итә:
Явым-төшем вакытында
- урамда булганда сак булыгыз, электр линияләренең өзелмәгән булуына игътибар итегез;
- үз ишегалларыгызда артык ныгытылмаган конструкцияләрне ныклап беркетегез, аларның авуы кешеләрнең җәрәхәтләр алуына китерергә мөмкин;
- шәхси йорт хуҗаларына яңгыр суларын агызуга яңгыр канализациясен һәм башка дренаж системаларын әзерләү буенча чаралар күрергә кирәк.
Томан вакытында
Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентлашуны югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында автомобильдә хәрәкәт иткәндә кискен үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә, шуңа да гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.
Кискен туктап калмаска, туктарга кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.