20 сентябрьдә Менделеевскида күптән көтелгән Д. И. Менделеев исемендәге Үзәк стадион ачыла.

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Спорт елы кысаларында 20 сентябрьдә 15: 00 сәгатьтә Менделеевскида .Д. И.Менделеев исемендәге Үзәк стадионның тантаналы ачылышы була.

Бу көнне стадион мәйданында  2 км дистанциядә Милләтләр кроссы узачак:

15: 15 - VIP йөгерү
15: 30 - предприятиеләр һәм оешмалар йөгереше
15: 45-1 км дистанциядә укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар.

Алга таба 16:30 сәгатьтә "Батыр" СМ укучылары командалары арасында футбол буенча иптәшләрчә уен булачак.

Эшлекле дүшәмбедә Радмир Илдар улы белдергәнчә, иртәгәдән футбол секциясенә гаризалар кабул итү башлана. Гаризаларны  "Батыр" СМ кабул итәчәк.
 
- Иртәгәдән спорт белән һөнәри шөгыльләнергә теләгән балалардан гаризалар кабул итә башлыйбыз. Стадионның эшләве, кешеләргә хезмәт итүе мөһим, - дип билгеләп үтте Р.Беляев. 

Исегезгә төшерәбез, әлеге объект күпкатлы һәм агымдагы елда төзелеш эшләре Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев инициативасы белән яңартылды. 

Барлык шәһәр халкын һәм кунакларны бу тарихи мизгелдә катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International