Китап белән дуслашыйк

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Татар китапханәсендә “Кама таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют балалары белән китапханә дәресе үткәрелде.

Сабыйлар Китап белән дуслаштылар. “Китап ни ярата?” уены аша кагыйдәләрне ныгыттылар. С.Маршак әсәре буенча эшләнгән “Гришканың китаплары” мультфильмын карагач, фикерләре белән бүлештеләр. Ахырда, кечкенә кунаклар яңа китаплар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International