Бүгенге эшлекле дүшәмбе күңелле яңалыклар белән башланды

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Бүген атналык киңәшмә - эшлекле дүшәмбене Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев үткәрде.

Үз чыгышын  күңелле яңалыклар белән башлады.

Татарстан Республикасы Дәүләт архив эше комитеты «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы - коммерцияле булмаган оешманың һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы-2022» бәйгесен үткәрде.

«Авыл җирлеге җирле үзидарә органнарының иң яхшы архивы» номинациясендә дә җиңүчеләрнең берсе-Бәзәкә авыл җирлеге башкарма комитеты, ул җиһазлар алуга 375 мең сум күләмендә премия алачак.

-  Җирлек башлыгы Илмир Илгиз улын һәм Башкарма комитет хезмәткәрләрен лаеклы җиңүләре белән котлыйм! Әлеге бүләк, һичшиксез, эшне тагын да яхшырту өчен стимул булачак һәм авыл җирлегенең тормышын үстерүгә яхшы нигез бирәчәк! - дип билгеләп үтте Радмир Илдар улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International