"Гаилә архивын тапшыр» республика конкурсында катнашыгыз

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

«2016-2024 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү «дәүләт программасын раслау турында» 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлыТатарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт архив эше комитеты (алга таба – Татарстан Республикасы Дәүләт архивы) «Гаилә архивын тапшыр» дигән республика конкурсы үткәрә.

Әлеге конкурс яшь буынга илебез һәм туган як тарихын өйрәнү нигезендә патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итү максатыннан Гаилә тарихы объективы аша үткәрелә. Конкурста физик затлар - гаилә архивлары хуҗалары катнаша. Конкурста катнашу бушлай һәм ирекле.

Конкурста җиңүчеләр өчен 20000 сум, 30000 сум һәм 500000 сум күләмендә акчалата премияләр каралган.

Конкурс үткәрү турында нигезләмә, конкурста катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге һәм үрнәкләре «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә «ТР Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенең рәсми сайтында урнаштырылган (https://ga.tatarstan.ru/konkursi.htm).

Игътибарыгызны юнәлтәбез, конкурсның республика этабына конкурс документларын бирү вакыты 2022 елның 14 октябрендә тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International