Монай авылы китапханәчесе язучы, педагог, сәяхәтче һәм тикшерүче, популяр маҗаралы хикәяләр һәм повестьлар, хайваннар турындагы әсәрләр авторының тууына 140 ел тулуга багышланган «Гаҗәеп һәм кабатланмас Борис Житков» исемле китапларга күзәтү үткәрде.
Китапханәче укучыларны язучының биографиясеннән кызыклы фактлар белән таныштырды. Ул ассызыклаганча, автор һәрвакыт елмаю һәм юмор белән, тереклек турында яратып язган. Борис Житковның хайваннар турындагы хикәяләрен балалар гына түгел, өлкәннәр дә кызыксынып укый.