Тихоново авыл китапханәсе «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» Бөтенроссия акциясенә теләктәшлек йөзеннән, балалар өчен «Безнең ил» патриотлык сәгате уздырды.
Үз гомерләре белән безнең киләчәгебезне, тыныч күк астында яшәү мөмкинлеген саклаучы егетләребезгә ярдәм итәбез. Китапханәче егетләребезнең Украина территориясендә нацистларга каршы көрәштәге батырлыклары турында сөйләде. Балаларга сугышчан фильмнардан өзекләр күрсәтелде, «Бабаларыбыз сугышкан» видеоролигы белән таныштылар.