Акция барышында юл хәрәкәтендә катнашучыларга җәяүлеләр үтәргә тиешле берничә гади кагыйдәне аңлаттылар.
Тәкъдимнәр арасында: җәяүлеләр кичү урыннарыннан гына узарга, игътибарлы булырга,юлны аркылы чыгар алдыннан юлдагы хәлне һәм якынлашып килүче транспорт чарасының тизлеген бәяләргә, юлда ыгы-зыгы булдырмаска һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлардан файдаланырга. Ә бу исә машина йөртүчегә ерактан караңгы, начар һава шартларында яки яктыртылмаган юлларда җәяүлеләрне ерактан күрергә мөмкинлек бирәчәк.
Менделеевск районы буенча ЭЭМ ЮХИДИ башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сафин А.Р.һәм Менделеевск районындагы профилактика бүлеге башлыгы Халикулова М. И. тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар куллануны искә төшерделәр. Барлык балаларга да юл хәрәкәте иминлеге һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар буенча белешмәлекләр тапшырылды.