"Игелекле эшләр" акциясе

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Менделеевск муниципаль районындагы "Өмет яры" социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлегендә, өлкәннәп ункөнлеге  уңаеннан, "Игелекле эшләр" акциясе уза.

Максат: өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга көнкүреш проблемаларын хәл итүдә булышу, аларга  хөрмәт белдерү.

Социаль хезмәткәрләр өлкәннәргә җыештырырга булышты, тәрәзәләрне юды, өй яны участокларын кышка әзерләде, теплицалардан уңыш җыеп алынды. Акция социаль хезмәт алучыларның үзләрен ялгыз  итеп сизмәвен һәм онытылмавын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Өлкәннәр көне бик мөһим бәйрәм, ул өлкәннәрнең күпсанлы проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Һәрберебезнең бурычы-өлкән буын кешеләре турында кайгырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International