18 сентябрьдә Илнәт авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Мальгин Геннадий Александрович үзенең туган көнен билгеләп үтте.
Авыл мәдәният йорты җитәкчесенә 70 яшь тулды.
Геннадий Александровичны юбилее белән район башлыгы исеменнән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Шиһапова Екатерина һәм Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Рәйхана Фәрхетдинова котладылар. Юбилярга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Геннадий Мальгин кунакларга котлаулары өчен рәхмәт белдерде һәм үз йорты территориясе буенча экскурсия үткәрде. Геннадий Александрович сөйләгәнчә, йорттагы һәм капкадагы агачтан ясалган декортив бизәкләрне әйберләре ул үзе ясаган. Фотолардагы бу матурлыкны карагыз.