Балалар китапханәсе хезмәткәрләре 11-нче номерлы балалар бакчасы балаларын «Куян маҗаралары» дип исемләнгән әдәби-уен программасына чакырдылар. Ул «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Үзәк китапханәдә ачылган виртуаль концерт залында узды.
Очрашу башында балаларны «Заяц Коська и Родничок» дигән мультфильм көтте. Алар аны карап, табигатьтә су әйләнешенең ничек барганын белделәр. Кызлар һәм малайлар табышмаклар чиштеләр һәм куян Коська әзерләгән күнеүләрне башкардылар. Аннары китапханәче Казакова Л.М. Россиянең кино һәм театр актрисасы Анна Максимова һәм «Осипов исемендәге оркестр рапсодиясе» ансамбле башкаруында Николай Грибачев әкиятләре буенча музыкаль-әдәби композиция тыңларга тәкъдим итте.