Туган җир тарихы

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Абалач авыл китапханәсе эшчәнлегендә әйдәп баручы юнәлешләрнең берсе булып туган якны өйрәнү эше тора. Аның төп бурычы-туган якның мәдәни һәм тарихи үткәнен саклап калу. 

Халык гореф-гадәтләренә, мәдәниятнең килеп чыгышына тарту тарихи буыннар хәтерен саклау өчен мөһим. Китапханәләр базасында оештырыла торган почмаклар һәм мини-халык көнкүреше музейлары моңа ярдәм итә. Шуны да әйтеп узарга кирәк, музейларга барысы да йөрми. Ә китапханә һәрчак янәшә, төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре килеп йөри. Халыкның көнкүреш почмакларын яки мини-музейларны булдыру-бик авыр эш. Экспонатларны җыю гына түгел, аларны урнаштырырга да, кунакларны җәлеп итә торган шартлар тудырырга да кирәк. Китапханә-музей-халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне үстерүдә яңа юнәлеш. Моңа  укучыны яшьтән җәлеп итә башларга кирәк. Менә китапханә балаларны китапханә каршындагы кечкенә музеена чакырды. Китапханәче туган як, авылның, гаиләсенең үткәне һәм бүгенгесе, ата – бабаларыбыз тәҗрибәсе, аларның йолалары, көнкүреше, гореф-гадәтләре, табигый үзенчәлекләре һәм башкалар турында сөйләде. Музей эше, хәтта гади авыл китапханәсендә дә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International