19-21 сентябрьдә Казан шәһәрендә конкур буенча Татарстан Республикасы Кубогы узды. Ярышларда Татарстан Республикасының йөздән артык иң көчле спортчысы катнашты. Менделеевск шәһәре данын Штенникова Амелия һәм Шиляева Карина яклады. Безнең барлык спортчыларыбыз да лаеклы чыгыш ясадылар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча:
Гомуми зачетта, каршылыклы 90 см биеклектә Ширяева Карина Копейка кушаматлы атта 1 урынны алды, Штенникова Амелия Алтын кушаматлы атында 2 урынны алды.
Гомуми зачетта, каршылыклы 100 см га кадәр биеклектә Шиляева Карина Кофейка кушаматлы атта 2 урынны алды.
Балаларны казанышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа җиңүләр телибез!