Менделеевск районы администрациясе хезмәткәрләре «Автомобильсез көн» акциясенә кушылып, велосипедта эшкә килделәр. Бу турыда Телеграм-каналында район башлыгы Радмир Беляев сөйләде.
"Безнең велоинфраструктура буенча беренче этабында коллегаларыбыз белән узачакбыз. Барыгызны да кушылырга чакырабыз", - диде Радмир Беляев.
Искәртеп узабыз, августта Менделеевскида «Аммоний» АҖ ярдәме белән велосипед юллары челтәренең беренче этабы эшләтеп җибәрелде - велосипедта 3 чакрымга якын юл ясалды. Киләсе елда шәһәрдә инфраструктура булдыру буенча эш дәвам итәчәк.