Опера.Серенада.Романс.

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Үзәк китапханәдә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының виртуаль концерт залы проекты, шулай ук Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында пенсионерлар Советы активистлары өчен “Опера.Серенада.Романс”  дип исемләнгән музыкаль-танып белү программасы узды.

Чарада катнашучылар әсәрләр язу тарихын, авторларын һәм беренче башкаручыларны белделәр. Николай Осипов исемендәге халык уен коралларының милли академия оркестры башкаруында  "На заре ты ее не буди" романсы, Михаил Лермонтовның "Маскарад" драмасына музыка вальсы, "Ромео и Джульетта" операсыннан вальс, "Мой ласковый и нежный зверь" кинофильмына музыкадан вальс һәм башкалар яңгырады.

Чара азагында ветераннар Советы рәисе Лариса Рәфкат кызы Кривилева оештыручыларга чакырганнары өчен рәхмәт белдерде һәм виртуаль концерт залы - шәһәрдән чыкмыйча да филармониядә булу гына түгел, ә бөек композиторлар музыкасы белән хозурлану мөмкинлеге дә, дигән фикер әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International