Китап дөньясында ничек югалмаска

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Камай авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә «Китап дөньясында ничек югалмаска» дигән китапханә дәресе үткәрде.

Балалар китап патшалыгына килеп чыктылар, анда аларны  могҗизалар көтә иде. Китапханәче Г.Галимуллина китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Балалар китапларның урнашуы турында белделәр, чөнки һәр китапның, кешеләрнеке кебек үк, үз адресы бар, урам урынына китап киштәләре куелган, һәр китап үз урынында тора. Чара ахырында балаларга «Яраткан әкиятләр битләре буенча»  дигән викторина тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International