Камай авыл китапханәчесе “Диләфрүз” түгәрәгендә катнашучылар өчен “Юмарт көз бүләкләре” дигән бәйрәм үткәрде.
Чарада катнашучылар елның иң матур вакытына - көзгә сәяхәткә чыктылар. Көз - уңыш җыеп алу һәм үз кулларың белән үстергәннәргә сөенү, йомгаклар ясау вакыты. Китапханәче Г.Галимуллина елның матур вакыты - көз көне табигатькә бәйле хәлләрне, базларның никадәр бай булуларын сөйләде. Катнашучылар өчен табышмаклар әзерләнде, шулай ук көз турында җырлар искә төште. «Нинди ризык икәнен бел» конкурсында катнаштылар, үз эшләнмәләренең сере белән уртаклаштылар.