22 сентябрьдә Россия императоры Петр I нең 350 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үзәк китапханәдә 8 сыйныф укучылары өчен «Данлы Петр чоры» дигән викторина узды.
Чара барышында балалар патшаның биографиясен, хакимияттә булган реформалар турында белделәр, викторинаның тәкъдим ителгән сорауларына кызыксынып җавап бирделәр. Мәсәлән: элек Яңа ел кайчан бәйрәм ителүе, эчкечелек өчен нинди медаль бирелгүе, Петр I вакытында нинди музей ачылуы, нинди указ һәм ни өчен өйләнергә тыелуы турында. Чара барышында видеоматериаллар файдаланылды.