Әкияттә кунакта

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Тойма авылының яңа балалар уен мәйданчыгында  китапханәче һәм мәдәният йорты директоры белән бергәләп танылган татар язучысы Абдулла Алишның туган көненә багышланган «Әкияттә кунакта»  дигән әкиятләр кичәсе үткәрделәр.

Китапханәче балаларны язучының биографиясе белән таныштырды, шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар язуы турында сөйләде. Балалар белән «Сертотмас үрдәк», «Бал корты һәма шөпшә», «Койрыклар», «Нечкәбил» әкиятләреннән өзекләр укыдылар. Бу әкиятләр эш сөючәнлек һәм игелек хисләрен тәрбияләргә булыша, үз илләрен яратырга һәм өлкәннәрне хөрмәт итәргә, кыю, гадел булырга өйрәтә. Балалар әкият геройлары турында табышмакларны бик теләп чиштеләр. Чара барышында " Бу өзек нинди әкияттән?" дигән бәйгедә балалар язучының башка әкиятләрен дә искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International