Яхшылык булган җирдә–яктылык

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Татар китапханәсендә 7 нче бакчаның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Яхшылык булган җирдә – яктылык” дигән игелек сәгате үткәрелде.

Китапханәче балалар белән игелек һәм әдәплелек кебек сыйфатлар турында әңгәмә уздырды. Балалар «паровозга утырып», «Игелек һәм әдәплелек иле»нә сәяхәткә чыктылар. Алар «Халык зирәклеге», «Мәдәни аралашу станциясе» «Әдәплелек», станцияләрендә булдылар, «Әдәпле - әдәпле түгел», «Тылсымлы урындык» уеннары уйнадылар. Игелек турында әйтемнәрне искә төшерделәр, шигырьләр тыңладылар. “Мәче Леопольдның яңа маҗаралары” мультфильмын караганнан соң, кечкенәләр өчен китаплар белән таныштылар һәм аларны төркемдә уку өчен сайладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International